Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген «Төзүче» стадионында Комсомол районы хакимият башлыгы Кубогына ишегалды футболы буенча финал ярышлары узды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев кушуы буенча, өч районда да ишегалды футболы буенча ярышлар үткәрелә.

Сайлап алу турлары 15 һәм 21 июньдә 4 һәм 10 нчы мәктәпләрнең спорт мәйданчыкларында узды. Сайлап алу турларында 1,4, 5, 7, 10, 11, 12, 14, 20, 21, 39, 56 мәктәпләрдән барлыгы 12 команда катнашты. 

21 июньдә 10 нчы мәктәпнең спорт мәйданчыгында ярымфиналга 1, 4, 11, 20, 39 һәм 56 мәктәпләр чыкты.  Шулай ук бүген «Иң яхшы һөҗүмче», «Иң яхшы яклаучы» һәм «Иң яхшы капкачы» номинацияләрендә дә уенчылар билгеләнәчәк, аларга «Камаз» футбол клубы уенчылары һәм Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Салахов автографлары белән футбол туплары бүләк ителәчәк.

"Яр Чаллы - спорт шәһәре, без спорт белән дуслашабыз, спортны яратабыз. Уен, команда, шәхси һәм техник: автомостопорт, картинг, барлык спорт төрләре безнең шәһәрдә алга киткән. Бүген без ишегалды футболына старт бирәбез. Ул яшь чаллылыларның иң массакүләм мавыгуларыннан берсе", - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов финал уеннары ачылышында. 

Җомга, 23 июнь 2023, 17:10