Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Мастеровые» рус драма театрында чит ил рус театрларының бишенче фестивален ачу тантанасы булды. Быел фестиваль Александр Островскийның ике йөз еллыгына багышлана. Танылган язучының әсәрләре буенча берьюлы берничә спектакль тәкъдим ителәчәк: «Снегурочка. Не сказка», «Opus 40. Бесприданница», «Красавец мужчина», «Женитьба Бальзаминова» һәм «На бойком месте».  

Наил Мәһдиев фестиваль кунакларына һәм тамашачыларына мөрәҗәгать итте: "Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына, фестивальне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Безнең ярты миллионлы шәһәр өчен бу бик мөһим вакыйга. Яр Чаллы илдә машина төзүчеләр шәһәре буларак киң танылган, әмма ил президенты, республика рәисе ярдәме белән автокалабыз театр шәһәре булып китә. Без ышанычны аклыйбыз. Соңгы өч елда шәһәрдә ике заманча театр барлыкка килде: А.Гыйләҗев исемендәге Татар драма театры һәм «Мастеровые» рус драма театры. Бүген Чаллыда данлыклы фестиваль уза. Ул безнең сәнәгать шәһәре тарихында якты эз калдырачак. Рәхмәт сүзләре үзләре белән искиткеч спектакльләр алып килгән театр җитәкчеләре безгә. Россия Федерациясенең Театр картасында тагын бер шәһәр - Яр Чаллы шәһәре барлыкка килүе яхшы".

Фестивальдә тәкъдим ителгән беренче спектакль «Женитьба Бальзаминова» булды.

Җомга, 23 июнь 2023, 22:04