Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Кадерле дуслар! Сезне Яшьләр көне – Бөтенроссия яшьлек, энтузиазм һәм энергия бәйрәме белән котлыйм! Яр Чаллы- яшьләр шәһәре. Студентлар һәм мәктәп укучылары, эшче яшьләр һәм яшь гаиләләр тормышның барлык өлкәләрендә – икътисад һәм бизнес, мәгариф һәм фән, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә үзләрен ышанычлы күрсәтәләр, спорт ярышларында, иҗади конкурсларда һәм фестивальләрдә Чаллы данын яклап лаеклы чыгыш ясыйлар. Без сезнең җиңүләрегез белән горурланабыз!
Яшьлек - ул һәр кешенең тормышындагы матур чор гына түгел, ә күңелнең аерым халәте дә. Бу өмет, ачыш һәм амбицияле планнар вакыты. Сез дә алга омтылырсыз, уңышларга ирешерсез, шул ук вакытта шәһәребезне һәм автогигантыбызны төзегән беренче төзүчеләрнең традицияләрен сакларсыз һәм арттырырсыз дип ышанам. Тормышыгызның бай һәм төрле булуын телим. Анда уку һәм фән, ял һәм иҗтимагый эш, яхшы гамәлләр, дуслык һәм мәхәббәт өчен урын табылсын.
Шимбә, 24 июнь 2023, 08:18