Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

25 июньдә бер үк вакытта Россия Федерациясенең барлык субъектларында "Яшәүгә 10 000 адым" Бөтенроссия акциясе узды.Чаллы шәһәренең медицина оешмалары хезмәткәрләре дә әлеге чарага кушылды һәм сәламәтлек маршруты буенча бердәм йөрделәр.

Акция 2015 елдан илнең төрле мәйданчыкларында үткәрелә. Ел саен сәламәтлек бәйрәмендә миллионнан артык кеше катнаша. Быел әлеге вакыйга Яшьләр көненә багышлана һәм "Сәламәтлеккә таба хәрәкәт ит! " девизы астында уза.

Яр Чаллыда сәламәтлек бәйрәме Габдулла Тукай исемендәге яр буенда "Тәүбә" мәчете яныннан старт алды. Аның маршруты "Дельфин" спорт мәктәбенә кадәр узды. 

Катнашучылар башта табиб-физкультура диспансеры инструкторы-методисты Инна Шабанова җитәкчелегендә зур кечкенә зарядка ясадылар. Авыр булмаган күнегүләрне башкарып, инструктаж үттеләр, ә инде аннан соң алдан билгеләнгән маршрут буенча ышанычлы адым белән киттеләр. Акциядә катнашучыларга 10 000 адым араны үтәргә кирәк иде. Акциядә барлыгы төрле яшьтәге 700дән артык шәһәрдәшебез катнашты. 

Якшәмбе, 25 июнь 2023, 20:24