Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры аппарат киңәшмәсе барышында "Ак чәчәкләр – 2023" конкурсында җиңүчеләргә уңышлары котлау сүзләре җиткерде һәм Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды. Чаллы хирурглары республика конкурсында «Уникаль очрак» номинациясендә җиңү яулаган иде. АМЯХнең кардио-һәм эндоваскуляр хирурглары Россиядә беренчеләрдән булып кеше организмындагы иң зур кан тамырларын алыштыру буенча уникаль операция үткәрделәр.

Сүз уңаеннан, тавыш бирү нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет тарафыннан җиңүчене сайлаганда исәпкә алынды. Бүген мэр бүләкләрен алган АМЯХнең җиңүче табиблар командасында: Рәмис Якубов, Марат Шәрәфетдинов, Рәшит Садыйков, Евгений Думаньян, Юрий Марков. Эшләү өчен уңайлы шартлар тудырганга шәһәр мэрының Рәхмәт хаты белән хастаханәнең баш табибы Марат Мөхәммәдиев та бүләкләнде.

"Игътибар итәргә, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табибларына эшләгәннәре өчен зур рәхмәт әйтергә кирәк, - дип ассызыклады Наил Мәһдиев. - Бу хөрмәткә лаек. Сәламәтлек саклау системасы өчен без күп нәрсә эшлибез: поликлиникаларны, йогышлы авырулар хастаханәсен ремонтлыйбыз. Бар яклап шартлар тудырабыз. Нәтиҗә күрүегезчә без иң яхшылар рәтендә. Медицина хезмәткәрләребезгә хөрмәт һәм дан. Бу кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге икәнен аңлап, әлеге мәсьәлә белән актив шөгыльләнәчәкбез".

Дүшәмбе, 26 июнь 2023, 08:20