Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Аппарат киңәшмәсе барышында шәһәрнең урам-юл челтәрендә эшләрнең беренчел йомгаклары ясалды. Ел саен Чаллы шәһәренә капиталь ремонт һәм автомобиль юллары төзү өчен 2 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелә. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр иткәнчә, акчалар актив кулланыла: бүген Раскольников урамыннан Сөембикә проспектына кадәр Хәсән Туфан проспекты буенча автомобиль юлын ремонтлау эшләре тәмамланган.

Вахитов проспекты буенча Сөембикә проспектыннан Машина төзелеше урамына кадәр автомобиль юлы капиталь ремонтлана. Хәзер Мәскәү проспектының Хади Такташ урамына кадәр дәвамы төзелә. Объектта «РБР 16» ҖЧҖ эшли, юлчылар беренче этапны 56%ка тәмамлаган. Мәләкәс елгасы аша күпер астында Муса Җәлил һәм Яр Чаллы проспектларын тоташтыручы урау юл Сарман тракты белән киселеш районында Яр Чаллы проспекты буенча транспорт борылышы районында юл-транспорт һәлакәтләре тупланган урынны бетерә. 

Дүшәмбе, 26 июнь 2023, 10:21