Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе полиция башлыгы урынбасары Раил Нәҗмиев шәһәр мэры белән аппарат киңәшмәсе барышында видеокамералар ярдәмендә 199 җинаять ачылган дип хәбәр итте. "Хәзерге вакытта "Имин шәһәр" серверына 3704 видеокамера тоташтырылган, шул исәптән гражданнарның күпләп ял итү урыннарында һәм урамнарда 1009 видеокамера. "Имин шәһәр" программасы ярдәмендә 199 җинаять ачылган һәм 1029 административ хокук бозу туктатылган", - дип хәбәр итте ул.

Моннан тыш, ул хәбәр иткәнчә, көн саен җәмәгать тәртибен саклауга гражданнарның күпләп ял итү урыннарына: Фикрәт Табеев исемендәге яр буена, Габдулла Тукай исемендәге яр буена, «Энтузиастлар» бульварына 10 полиция хезмәткәре, шулай ук 8 муниципаль җәмәгать тәртибен саклау хезмәткәре куела. Барлык җинаятьләр һәм хокук бозулар, шул исәптән балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр дә тиз рәвештә ачыклана.

"Корбан бәйрәменә әзерлек һәм аны үткәрү чорында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе тарафыннан хокук тәртибен һәм иминлеген тәэмин итүгә, шәһәр территориясендә террорчылык актлары һәм экстремистик күренешләр кылуга юл куймауга юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрелә. Бәйрәм чаралары вакытында җәмәгать тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә полиция, Росгвардия хезмәткәрләре, муниципаль хезмәткәрләр һәм шәхси сак оешмалары хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк", - дип ассызыклады Раил Нәҗмиев.

Шәһәр мэры "Имин шәһәр" комплексының эшен билгеләп үтте:"Законга буйсынучы гражданнарга куркырга кирәкми, - диде ул. «Имин шәһәр» системасы эшли, подъездларда видеокүзәтү системасы - «акыллы домофоннар» куелган.

Дүшәмбе, 26 июнь 2023, 10:38