Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Узган шимбәдә автокалада Яшьләр көне билгеләп үтелде. Чара Чулман проспектыннан башлап Хәсән Туфан проспекты буенча "Яр буе" паркы мәйданына кадәр узды. «Яшьләр кварталы» интерактив зонасында шәһәр халкы һәм кунаклары "Барысы да үзебезнекеләр" күңел ачу мәйданчыгында, шулай ук «Яшьләр маркеты» — Татарстанның яшь дизайнерлары күргәзмәсендә була алдылар. 

Автомобиль эстетикасын яратучылар өчен автомототехника күргәзмәсе оештырылды, анда 100 транспорт берәмлеге, шул исәптән «Ночные волки» һәм «Наиком» мотоклублары, спорт внедорожниклары, тюнингланган һәм ретроавтомобильләр катнашты. 

Концерт күңел ачу программасы белән үрелеп барды. Сәхнәдә шәһәр артистлары - конкурсларда һәм фестивальләрдә җиңүчеләр чыгыш ясады. Чараның хедлайнеры - казакъ җырчысы The Limbo. 

"Без май аенда ук яшьләр идарәсе белән үз бәйрәмнәрен үзләре әзерләүләре турында килешеп куйдык һәм алар бу эшкә бик теләп тотындылар. Безнең яшьләр яхшы һәм без аларның омтылышларын хуплыйбыз, - дип ассызыклады шәһәр мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсе барышында. - Барлык чаралар да эксцессларсыз үтте, барысы да югары дәрәҗәдә килеп чыкты. Хезмәтегез өчен рәхмәт."

Чарадан фотоларны биредә карарга мөмкин.

Дүшәмбе, 26 июнь 2023, 10:49