«Волейбол шәһәре» проекты кысаларында пляж волейболы буенча ир-атлар турниры узды.Уеннарда Минзәлә, Түбән Кама, Алабуга, Казан, Менделеевск, Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 16 команда катнашты. Командалар җирәбәдән соң 4 төркемгә бүленделәр. Турнир нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде:
1 урын - "Салкын блю вотер снейк" командасы (Яр Чаллы);
2 урын - "Кэмал" командасы (Чаллы /Минзәлә);
3 урын -"Сокол" командасы (Яр Чаллы);
4 урын - «Әхмәтнуров М.М.» командасы (Түбән Кама).
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 26 июнь 2023, 17:02