Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Сәлимова Мәгъданус Миңнехуҗи кызы 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлау алды. Ветеранны Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов, «Паритет» ИК вәкилләре котлады. Өенә барып юбилярга котлау хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар.

Мәгъданус Миңнехуҗи кызы ТАССРның Сарман районы Чукмарлы авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында Үзбәкстанда, бетон заводында оператор булып эшләгән. 1969 елда КамАЗ төзелешенең «Камгэсэнергострой» җитештерү берләшмәсенә диспетчер булып урнашкан. алды.

Ветерана 3 бала тәрбияләп үстергән, 6 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән. 


Дүшәмбе, 26 июнь 2023, 17:06