Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

24 июньдә Түбән Кама шәһәрендә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында Татарстан Республикасы чемпионаты һәм Беренчелеге узды.

Ярышлар «Шинник» спорт сәламәтләндерү комплексы базасында уздырыла. Анда барлыгы Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарының 11 командасы катнашты. Җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм Беренчелеге программасына озынлыкка сикерү, ядрә ату, 4 дистанциягә йөгерү (100, 200, 800 һәм 1500 метр) дисциплиналары кертелгән. Һәр катнашучы программаның 3 төреннән артмаган ярышта көч сынашу хокукына ия. 

Яр Чаллы шәһәренең җыелма командасын 86 нчы «Өмет» коррекция мәктәпәбе, 69нчы Яр Чаллы коррекция мәктәпләрендә белем алучы инвалид балалар һәм 9 кешедән торган өлкән инвалид-спортчылар тәкъдим итте.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Чаллы шәһәре командасы 10 алтын, 4 көмеш һәм 3 бронза медаль яулады.

Дүшәмбе, 26 июнь 2023, 17:12