Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Бердәм Россия" партиясенең Чаллы җирле бүлеге игълан иткән акциядә КФУның Чаллы институты студентлары һәм шәһәрнең барлык балалар бакчалары катнашты.

Бүген Белгород өлкәсендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәмнең беренче партиясен җибәрделәр. Тиздән бер тонна гуманитар йөк үз адресатларына барып җитәчәк. Кешеләргә иң кирәкле әйберләр җыелган: азык-төлек, шәхси гигиена әйберләре һәм урын-җир әйберләре. 

"Безнең ата-аналар һәм тәрбиячеләр гуманитар ярдәм җыю турында игълан ителгән акцияне бик актив рәвештә хупладылар. Шул ук көнне азык-төлек, хайваннар өчен азык, гигиена әйберләре, табак-савыт китерә башладылар. Шунысы сөендерә, ата-аналар балалары белән бергә гуманитар ярдәм әзерләделәр. Ә бу, һичшиксез, уңай тәрбия характерлый", - дип сөйләде 35нче балалар бакчасы мөдире Надежда Мусина.

Акция "Бердәм Россия" партичсенең Чаллы җирле бүлекчәсе ярдәме белән узды. 

Дүшәмбе, 26 июнь 2023, 17:34