Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген 43 нче мәктәптә Автозавод районы администрациясе Кубогына ишегалды командалары арасында мини-футбол буенча ярышларның финалы узды. Наил Мәһдиев яшь футболчыларны сәламләде: "Футбол һәрвакыт дөньяда 1 номерлы уен булачак. Без барыбыз да яшүсмерләр спорт эшчәнлеген ишегалды футболыннан башладык. Быел район башлыкларына ишегалды футболы буенча турнирлар оештырырга тәкъдим ителде. Шәһәрдә яхшы футбол мәйданчыкларында уйнарга мөмкинлекләр бар. Турнир кызыклы, анда теләгән һәркем катнаша ала. Иганәчеләр дә, оештыручылар да балаларга ярдәм итәр өчен ресурсларны кызганмыйлар. Кемдер профессиональ командага - "КАМАЗ" футбол клубына эләгергә мөмкин. Моннан тыш, бу физик яктан көчлерәк булу өчен дә яхшы мөмкинлек". 

Шәһәр мэры ишегалды футболын үстерү планында идеяләр күп булуын билгеләп үтте. Мәсәлән, ул финалда җиңгән командалар шәһәр дәрәҗәсендә узучы финалда катнашачак дип фаразлары. Автозавод районы администрациясе Кубогына ишегалды командалары арасында мини-футбол буенча сайлап алу туплары мәктәпләр арасында 15 ишегалды командасы арасында узды. Нәтиҗәдә, 150 бала катнашты.

Финалга сайлап алу турларында җиңүчеләр 19, 34, 43 нче мәктәп футболчылары чыкты. Финал көрәшләре барышында Автозавод районы администрациясе призына ишегалды футболы буенча Кубок иясе булып 19 нчы мәктәп командасы танылды.

Дүшәмбе, 26 июнь 2023, 18:05