Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк районның мобилизацияләнгән гаиләләре өчен кичә су циркының төсле тамашасы оештырылды. Цирк тамашасын 50 бала һәм аларның әниләре карады. Чарага шулай ук алгы сызыктан ялга кайткан хәрбиләр дә кушылды. Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта без барыбыз да кичергән бу катлаулы тарихи чорда кешеләргә бәйрәм һәм уңай эмоцияләр бирү бик мөһим. Бигрәк тә ирләре һәм әтиләре хәзерге көндә илебезне, дәүләтебезне яклауда катнашкан гаиләләргә.

"Авыр шартларда безнең сугышчылар хәрби бурычларын үти. Без, үзләрен кызганмыйча, дәүләтебез мәнфәгатьләрен яклаучыларга ярдәм итәбез. Алгы сызыкта һәр батырлык артында кешеләр, шул исәптән чаллылылар да тора. Егетләребезнең куелган барлык бурычларын уңышлы үтәүләрен, рух күтәренкелеге һәм тизрәк исән-имин өйләренә кайтуларын телим", - диде ул.

Сишәмбе, 27 июнь 2023, 10:16