Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

                         Хөрмәтле мөселманнар! Сезне Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Бу изге бәйрәм меңьеллык ислам мәдәнияте традицияләренә барып тоташа. Рухи кыйммәтләрне гәүдәләндереп, бәйрәм чын күңелдән мәрхәмәт һәм кайгыртучанлык хисләрен күрсәтергә ярдәм итә, рухи сафлыкны сакларга мөмкинлек бирә, Аллаһы Тәгаләнең көченә ышанычны ныгыта.  

Яр Чаллыда Корбан бәйрәме төрле милләт һәм төрле конфессия кешеләре дус һәм тату яшәгән бөтен шәһәр белән билгеләп үтелә. Бу бәйрәм игелек һәм югары әхлакны берләштерә, яхшылыкка өйрәтә, күңелләребезне чистарта һәм фикерләребезне баета. 

Бәйрәм көннәре сезнең өчен яхшылык һәм үзара ярдәм билгесе астында узсын, ә Аллаһы Тәгалә барыбызны да сакласын, барлык игелекле эшләрдә ярдәм бирсен! Барыгызга да нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим!

Иң изге теләкләр белән, Н.Г.Мәһдиев

Чәршәмбе, 28 июнь 2023, 05:03