Россиядә ел саен меңләгән бала тәрәзәдән егылып төшә, аларның йөзләгәне һәлак була, яки гомерлек инвалид кала. Һәр очракта да бу ата-ананың карамавы һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсе. Еш кына фаҗига тәрәзәгә чебен-черки керүдән саклану өчен куелган челтәрләр нәтиҗәсендә килеп чыга. Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец командасы "Сак булыгыз, тәрәзә!" социаль акциясен эшләтеп җибәрде, аңа кушылып, сез мөһим мәгълүмат таратуда ярдәм итәчәксез.
Без ата-аналар өчен һәр җәй башында искә төшергән тема буенча мәгълүмат һәм видеоролик әзерләдек.
Мәгълүмат белән бүлешегез һәм бу видеоны социаль медиада #сак булыгыз тәрәзә хештегы белән урнаштырыгыз. ✓ Өйдә бала булса, тәрәзәләрне беркайчан да ачык тотмагыз! Сез үзегезне якын дип саныйсыз, ләкин сез читкә юнәлгән секунд баланың тормышында соңгысы булырга мөмкин!
✓ Өй җиһазларын тәрәзә янына куймагыз, бала тәрәзә төбенә менмәсен һәм егылмасын өчен.
✓ Балаларга тәрәзә янында урнашкан караватта яки башка җиһазларда сикерергә рөхсәт итмәгез.
✓ Беркайчан да чебен челтәренә өметләнмәгез! Алар егылудан саклану өчен түгел! Киресенчә, чебен-черкидән саклау челтәре фаҗига килеп чыгуга сәбәпче була, чөнки бала үзен аның артында куркынычсыз хис итә һәм аңа тәрәзәгә таянган кебек таяна, нәтиҗәдә үаның белән бергә егылып төшә.
Видеоны әлеге сылтама аша табарга мөмкин: https://t.me/volynetsvkurse/3099
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 27 июнь 2023, 17:07