Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

77 яшьлек шәһәрдәшебезнең бәхетле картлыкка өмете уянды. Бүген Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев Лидия Греховага яңа инвалид коляскасы бүләк итте һәм аны өлкәннәр тәрбияләнүче интернат-йортка билгеләү өчен документлар әзерләнүен хәбәр үтте. 

"Минем беркайчанда бу кадәр бәхетле булганым юк иде! Бөтенләй чит-ят кешеләр миңа тормышка өмет бирделәр! Бу кыйммәт тора", - дип күз яшьләре белән үз кичерешләрен уртаклашты Лидия Грехова. Пенсионер бер ай элек «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы бүлекчәсенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.  Инде өлкән яшьтә булса да, ул урамда калырга мәҗбүр. 

Бу очрак Дәүләт Советы депутаты Олег Николаевны битараф калдырмады: "Беренче тапкыр балалары исән килеш, өлкән кешенең урамда калырга мәҗбүр булу очрагына юлыктым", - дип хәбәр итте Олег Юрьевич. - Төрле инстанция белгечләре белән без хәлне өйрәндек. Лидия Петровнаны Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә салу турында карар кабул ителде. Бүген ул инвалидлык төркемен билгеләү өчен тикшерү уза. Пенсионер инвалид коляскасында гына хәрәкәт итсә дә, бүгенге көнгә кадәр аның инвалидлык төркемен билгеләү буенча документлары тапшырылмаган. Тиздән ул өлкәннәр өчен интернатка җибәреләчәк", - дип сөйләде Дәүләт Советы депутаты.

"Бүген безнең юристлар Лидия Николаевнаның балаларыннан алиментлар алу турында гариза әзерләү белән шөгыльләнәләр. Бу мәсьәлә уңай хәл ителгәнче, без интернат-йортта тоту өчен ай саен җитмәгән өлешен түләп торачакбыз", - дип уртаклашты Олег Николаев. Лидия Николаевна дәвалану үткән чорда аны Яр Чаллы медицина көллиятенең өченче курс студентлары – волонтерлар карап тора.

Сишәмбе, 27 июнь 2023, 17:33