Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Башкарма комитетта көнкүреш техникасы һәм автомобиль сәнәгате өчен электрон компонентлар җитештерүче Кытай компаниясе җитәкчелеге белән очрашу узды. Кытайда компаниянең 20дән артык филиалы бар.

Компания Чаллыда яңа электрон компонентлар җитештерүне оештыру мөмкинлеген карый. Ниятләрнең җитдилеген компаниянең генераль директоры Сяо Чуньхуа ханым һәм компаниянең топ-менеджменты булуы раслый.

Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, шәһәрдә уңай инвестицион хәл тудырылган: «Без – Россия Федерациясендә аерым территория, бездә алгарышлы үсеш территориясе режимы гамәлдә. Компанияне резидентлар санына кертү өчен берничә шарт бар – бу 20 млн сум күләмендә инвестицияләр, шулай ук ким дигәндә 15 яңа эш урыны булдыру, расланган эшчәнлек төренә туры килү. Шуннан соң компания резидент була ала һәм берничә салым преференциясе ала башлый. Без яңа югары технологияле производстволар барлыкка килү белән кызыксынабыз, чөнки бу шәһәребез өчен яңа компетенцияләр.

Шәһәр мэры потенциаль персонал өчен лаеклы шартлар булдыруга зур игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады. Үз чиратында, индустриаль парк җитәкчесе Сунь Гуэйвэй Чаллы инвесторларда кызыксыну уята  дип билгеләп үтте: "Шәһәр социаль-икътисадый яктан актив үсеш ала, инициативаларыбызга ярдәм итүегез өчен рәхмәт белдерәбез. Хәзер Россиядә җитештерелми торган берничә позиция бар, шуңа күрә без кирәкле продукцияне локаль рәвештә җитештерә торган производстволарны җәлеп итү белән кызыксынабыз".

Пәнҗешәмбе, 29 июнь 2023, 11:00