Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр Советының депутатлар корпусы Шәһәр Советының 25 утырышы кысаларында Чаллы бюджетына үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирде. Әйтик, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәләре нигезендә 16 млн 717 мең сум күләмендә башка бюджетара трансфертлар исәпкә алынган. Алар «Мастеровые» рус драма театрын тотуга 7 млн 451 мең сум һәм Яр Чаллы филармониясен тотуга 5 млн 418 мең сум күләмендә каралган. Калган 3 млн 848 мең сум муниципаль физик культура һәм спорт учреждениеләрендә шөгыльләнүче спортчыларны йөртүгә юнәлдереләчәк.

Шулай ук тармак белгечләренә өстәмә түләүгә (179 млн 970 мең сум), милли һәм халык бәйрәмнәренә багышланган чаралар үткәрүгә (3 млн 148 мең сум), «Үсеш» сәнәгать паркының инженерлык челтәрләрен төзү өчен проект-эзләү эшләрен оештыруга (35 млн 120 мең сум) сарыф ителәчәк. «КАМАЗ» мәдәният сараенда ремонт эшләрен башкару өчен проект-смета документациясен эшләүгә тугыз млн сумнан артык акча билгеләнәчәк.

2023 елга шәһәр бюджеты параметрлары кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, керемнәр буенча 15 млрд 742 млн 212 мең сум, чыгымнар буенча 15 млрд 968 млн 777 мең сум тәшкил итә.

 226 млн 565,2 мең сумлык керемнәр һәм чыгымнар арасындагы аерма, 2023 елның 1 гыйнварына калган акчалар һәм республика бюджетыннан шәһәр бюджетына кайтарылган акчалар хисабына капланачак. 

Докладчы-Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы – Светлана Мулюкова Татарстан Республикасында спорт резервы әзерләүне гамәлгә ашыручы дәүләт физкультура спорт оешмалары хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыруга юнәлдерелгән карар проектын җиткерде. Татарстан Республикасы чемпионатларында җиңүче югары квалификацияле спортчыларны әзерләгән өчен тренерларга, адаптив физик культура буенча тренер-укытучыларга (шул исәптән өлкәннәргә дә) хезмәт хакы нормативларын үзгәртергә, шулай ук инвалидлар һәм физик яки акыл үсешендә кимчелекләре булган затлар белән эшләүче тренерларга өстәмәне 3,5 проценттан 20 процентка кадәр арттырырга тәкъдим ителде. Аерым билгеләп үтелгәнчә, күрсәтелә торган хезмәтләр нормативларына спортның яңа төре - флорбол (залдагы хоккей) керә.

Депутатлар әлеге карар проектын расладылар. 

Пәнҗешәмбе, 29 июнь 2023, 16:24