Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Яшьләр көнен бәйрәм итү барышында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның исемле стипендиясе тапшыру өчен «Яшьләр оешмасының иң яхшы җитәкчесе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү узды.

"Яшьләр оешмасының иң яхшы җитәкчесе" конкурсы ел саен Чаллы шәһәренең предприятие һәм оешмалар яшьләр Советы тарафыннан «Заман» яшьләр үзәге базасында үткәрелә. Предприятиедә яшьләр санына карап, өч җиңүчегә Әлфия Когогина шәхсән Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хатларын һәм 30 мең сум күләмендә исемле стипендиясен тапшыра. Быелгы лидерлар да билгеле булды: Юлия Котусова - "ВТК "КАМАЗ" АҖ, Руслан Хөснуллин – «Челны-Бройлер» ҖЧҖ һәм Вячеслав Грибков – «КАМАЗ» ААҖ автомобиль заводы.

Проект кысаларында катнашучыларның эшчәнлеге турында портфолиолар һәм үз-үзләрен тәкъдим итүләре бәяләнде. Нәтиҗә ясау өчен төп критерийларның берсе булып яшьләр советы предприятиеләре һәм аның эшчәнлегендә катнашу рейтингы тора.

Шимбә, 24 июнь 2023, 19:27