Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

19-29 июнь көннәрендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев инициативасы белән Үзәк районы мәктәпләренең спорт мәйданчыкларында Үзәк районы хакимияте башлыгы кубогына “Спорт территориясе” фестиваленә старт бирелде. Фестиваль кысаларында А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицей һәм 60 нчы мәктәп спорт мәйданчыкларында пионербол, волейбол һәм футбол буенча сайлап алу ярышлары узды. Иң көчле ишегалды командасы исеме өчен 31 команда көрәште. Ярышларда 200 дән артык спортчы катнашты.

Пионербол ярышлары йомгаклары буенча 1 урынны 76 нчы гимназия, 2 урынны 17 нче мәктәп, 3 урынны 60 нчы мәктәп укучылары яулады. Волейбол буенча ярышларда алтын медальне 60 нчы мәктәп алды, Г.Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернаты икенче урында, 30 нчы мәктәп пьедесталда өченче урынны били. 

Футбол буенча ярышларда ике яшь төркеме катнашты - урта һәм өлкән.  Урта яшьтәгеләр төркемендә алтын - 17 нче, көмеш - 50 нче, ә бронза 13 нче мәктәпкә бирелде. Өлкән яшь төркемендә 1 урында - 30 нчы мәктәп, 2 урында - 45 нче мәктәп, 3 урында - 54 нче гимназия командасы. 

Фестиваль җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов, «КАМАЗ» футбол клубы һәм «Динамо-Челны» волейбол клублары уенчылары катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар лаеклы бүләкләрен мәртәбәле кунаклар кулыннан алдылар. Балаларга дипломнар, кубоклар, медальләр һәм бүләк сертификатлары тапшырылды. Шулай ук җиңүчеләр «КАМАЗ» һәм «Динамо-Челны» уенчыларының автографлары куелган туплар алдылар. 

Призерларны мактаулы титул гына түгел, татлы бүләк тә көтә иде. 1 урынны алган командаларга туңдырма тартмасы тапшырылды. Фестивальдә катнашучыларга бүләкләр алуда финанс ярдәмен түбәндәге компанияләр җитәкчеләре күрсәтте: Рөстәм Гәрәев («Окна страны») һәм Газилҗан Шакирҗанов («Челны-холод»).

Җомга, 30 июнь 2023, 11:37