Олимпия резервы спорт мәктәбенең Чаллы спортчылары Казахстаннан медальләр белән кайттылар. Команда составында 14 спортчы спорт акробатикасы буенча "Иртышские зори – 2023" Халыкара ярышларында катнашты. Ярышлар Павлодарда узды. Анда җиде илдән 300дән артык спортчы көч сынашты.
Нәтиҗәдә, 11-16 яшьлек кызлар арасында Age программасы буенча күпбәйге парларында Василиса Разумова һәм Софья Фирстова, ә шул ук яшь категориясендә AGE программасы буенча күпбәйге өчлегендә Амира Сәгыйтҗанова, Амелия Ялаева һәм Анастасия Шиханова алтын медаль ияләре булдылар.
11-16 яшьлек егетләр арасында AGE программасы буенча парлы күпбәйгедә икенче урынны Самир Аллавердиев һәм Роман Анкудинов алды. 12-18 яшьлек кызлар арасында МС программасы буенча парлы күпбәйгедә өченче урынны Ләйсән Камалова һәм Александра Баскова, ә 13-19 яшьлек кызлар арасында Диана Иванова һәм Луиза Шәрипова.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 30 июнь 2023, 15:28