Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Коломенское паркында Сабантуй оештырылды. "Күп санлы мәскәүлеләр катнаша, - дип билгеләп үтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев. - Чаллы халкы татар мәдәниятен генә түгел, бездә яшәүче халыкларның күпмилләтле мәдәниятен, милли аш-суны, спорт ярышларын, көрәшне дә бөтен матурлыгы белән күрсәтте. Барысына да зур рәхмәт: сәүдә предприятиеләренә, мәдәният учреждениеләренә, муниципаль предприятиеләргә".

Быел бәйрәм кунаклары өчен «Туган авылым» Татарстан Республикасы мәйданчыгы әзерләнде, анда XIX гасыр башы татар ишегалды дигән стильләштерелгән авыл тәкъдим ителде. Стильләштерелгән авылда бәйрәм кунаклары Яр Чаллы шәһәрендә һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның традицияләре белән таныша алды. Төп йортның бизәлеше «XIX гасыр башы татар йорты» стилизациясендә башкарылган.

Сәхнәдә бәйрәм дәвамында Татарстан Республикасының һәм Чаллы шәһәренең популяр артистлары һәм иҗат коллективлары катнашында концерт программасы оештырылды: «Булгары» бию театры, «Татарстан» бию ансамбле, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Гөлдания Хәйруллина, Равил Галиев, Илнур Гомәров, Лилия Букеева, шулай ук популяр артистлар Лия Шәмсина һәм Артур Mayzer (саксофон), Лилия Мортазина, Алина һәм Динә Гарифуллиналар, Нияз Хәмәтшин, Наил Әнәсов, Гөлназ Закирова, Ольга Лахнова, «Лаймс» вокаль төркеме һәм башкалар.

Дүшәмбе, 3 июль 2023, 09:35