Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Ата-аналар ягыннан зарланулар юк," -дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов.

"Хәзер мәктәпләргә косметик ремонт ясарга вакыт: кайдадыр җылыту, кайдадыр электр үткәрү, җиһазларны ремонтлау. Имтиханнар тәмамланган, хәзер мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә биналарны кышка әзерләргә вакыт", - дип билгеләп үтте аппарат киңәшмәсе барышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 

Мәгариф учреждениеләренең кирәк булган урыннарында түбә ябу, сантехника, тәрәзәләр, ишекләрне алыштыру буенча ремонт эшләре алып барыла. Мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләрен кышка әзерләү бара.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәзер балага суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү мөһим икәнлегенә басым ясады. Бу эш «Җәй» штабы кысаларында алып барыла, ул шәһәр читендәге, профильле лагерьлар эшенең эчтәлекле өлешен контрольдә тота. Моннан тыш, лагерьларда туклануны оештыру контроле бара. Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев объектларда контроль-күзәтчелек чаралары һәм профилактик визитлар дәвам итүен хәбәр итте.

Дүшәмбе, 3 июль 2023, 10:06