Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2023 елда Татарстанның 9 942 гаиләсе торак шартларын яхшырту өчен ана капиталыннан файдаланган. Бу максатларны тәэмин итүгә Россия Социаль фондының Республика бүлеге төзүчеләр, кредит учреждениеләре, торак кооперативлары һәм физик затлар хисабына 5,9 миллиард сум акча күчергән. Бу ана капиталы акчаларын куллануның иң популяр юнәлешләренең берсе булып тора, аны сертификат хуҗаларының 90% диярлек кулланган. Ана капиталы ярдәмендә: - төзелештә өлешле катнашу килешүе өчен түләргә була;

- шәхси торак төзелеше объектын (ИЖС)төзү яки реконструкцияләү өчен түләргә;

- төзелгән яки реконструкцияләнгән ИЖС объекты өчен чыгымнарны компенсацияләргә; - торак сатып алу яки төзү өчен кредит, шул исәптән ипотека, алганда башлангыч взнос түләргә; - элек бирелгән кредитны, төп бурычны түләргә яки торак сатып алу яки төзү өчен кредитлар яки заемнар буенча процентлар түләргә; -әгәр сертификат иясе торак, торак-төзелеш, торак туплау кооперативында катнашучы булса, керү взносын яки пай взносын түләү мөмкинлеге каралган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елның апреленнән кредит акчаларын җәлеп итеп, торак шартларын яхшыртуга ана капиталы акчалары белән идарә итү турында гаризаны турыдан-туры кредит ачыла торган банкта бирергә мөмкин. Гаризалар һәм кирәкле мәгълүматлар банк документларыннан СФРга электрон каналлар аша тапшырыла.

Дүшәмбе, 3 июль 2023, 11:19