Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Очрашу «Шатлык» яшьләр үзәгендә чәй өстәле артында узды. Хәрби хезмәткәрләр мэр белән аралаштылар, кирәк-ярак һәм эче җылы резина итекләр алдылар. "Бу инде безнең хәрбиләр белән сигезенче очрашу һәм без сезне Чаллы шәһәрендә исән-сау күрүебезгә шатбыз, - дип мөрәҗәгать итте шәһәр мэры Наил Мәһдиев. - Туганнарыгызга һәм якыннарыгызга ярдәм итү буенча биргән вәгъдәләребезнең барысын да үтибез. Социаль ярдәмнең барлык чаралары тормышка ашырыла: мәктәпләрдә балаларны бушлай ашату, балалар бакчаларына бушлай йөрү һәм башка күп нәрсәләр башкарыла, шул исәптән бәйрәмнәргә азык-төлек җыелмалары тапшырыла. Бу ирләре/уллары махсус хәрби операция зонасында булган гаиләләргә ярдәм итү, кеше игътибар күрсәтү. Наил Мәһдиев зур гуманитар конвойның ай саен Лисичанск шәһәренә юл тотуы турында да сөйләп узды. Азык-төлек шәһәрнең 5 мең кешесен кайнар ризык белән тәэмин итүгә җибәрелә, монда пешекчеләр Рөстәм Гатин белән берлектә эшлиләр. Моннан тыш, кирәкле җиһазлар тапшырыла. Бүген сугышчыларның берсенең туган көне булды, мэр аны котлады. Очрашудан соң һәр хәрби хезмәткәр шәһәр мэрына үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итә алдылар. Аларның кайберләре урында ук хәл ителде.
Дүшәмбе, 3 июль 2023, 16:57