Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Минхаят Якуп кызы Якупова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 

РФ президенты Владимир Путин, ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов исеменнән юбилярны Комсомол районы администрациясе башлыгы Ленар Әхмәтҗанов котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Минхаят Якуп кызы Якупова ТАССРның Зәй районы Аксарино авылында туган. Башлангыч мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлаган. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Сугыштан соң үзенең хезмәт эшчәнлеген Зәйнең гидроэлектростанциясендә дәвам иткән. Лаеклы ялга чыкканчыга кадәр шунда хезмәт куйган. 1973 елда ветеран Чаллыга күченеп килгән. 

Минхаят Якуп кызы тыл хезмәтчәне, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 4 июль 2023, 17:21