Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр буе паркы мәйданында «Горкоммунхоз» муниципаль ташучысына зур сыйдырышлы 24 автобусны тапшыру тантанасы булды. Искәртеп узабыз, ике ел эчендә шәһәр бюджеты акчаларыннан яңа автобуслар сатып алуга ярты миллиард сум акча бүлеп бирелгән – 2021 елда НЕФАЗ маркалы 21 берәмлек автобус сатып алынган иде.

Чаллы халкын истәлекле вакыйга белән Наил Мәһдиев котлады: "Автобуслар сатып алуга 299 млн 837 мең сум акча шәһәр бюджетыннан җибәрелде. "КАМАЗ" ААҖ җитәкчелегенә автобуслар сатып алганда контрактны үтәү буенча йөкләмәләрне оператив һәм вакытында үтәгәне өчен рәхмәт! - диде мэр. - Транспорт шәһәрнең тормыш сыйфатының төп күрсәткечләренең берсе булды һәм булачак, шуңа күрә шәһәр пассажирлар йөртү өлкәсендәге мәсьәләләрне исәпкә алып, КАМАЗ белән партнерлыкта аз сыйдырышлы автобусларны зурларына алыштыру өстендә эшлибез.

Сәнәгать предприятиеләре эше нәтиҗәсендә без өстәмә керемнәр алдык, аларны беренче чиратта кешеләрнең ихтыяҗларына юнәлтәбез. Кыска вакыт эчендә арзан бәягә автобуслар сатып алырга мөмкин булды. 15 июльдән автобуслар шәһәр пассажирлар ташуында эшли башлаячак. Без алга таба да производствода яшәү, шәһәрдәге тормыш үз сыйфатын яхшыртсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез". 

24 автобус агымдагы елның 15 июленнән 2 нче (ит комбинаты – Тынычлык проспекты –"Притяжение" ТК – Мәскәү проспекты – Хайер Корпорациясе урамы) һәм 3 нче (Хайер Корпорациясе урамы – Мәскәү проспекты – "Притяжение" ТК – Яр Чаллы проспекты – ит комбинаты) маршрутларына чыгачак.

Барлык автобуслар да светодиодлы маршрут күрсәткечләре, тукталышларны автомат рәвештә атау, салон "бегущая строка" автоинформатор белән җиһазландырылган. Алар «уңайлы мохит» программасына тулысынча туры килә: аз хәрәкәтләнүче пассажирлар салонга киртәләрсез керә алсын өчен механик аппарель, инвалид коляскасын ныгыту өчен махсус урын, шофер белән элемтә төймәләре урнаштырылган. Автобусның пассажирлар сыйдырышлылыгы 111 кеше.

Автобусларның гомуми бәясе 299 млн 837 мең сум тәшкил итә, аларга «Горкоммунхоз» МУП хезмәт күрсәтәчәк.

Чәршәмбе, 5 июль 2023, 13:20