Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Орган залында КФУның Яр Чаллы институты студентларына дипломнар тапшыру тантанасы узды.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев студентларны әлеге чара уңаеннан котлады һәм кызыл дипломнар тапшырды: "Сезнең билгеле бер тормыш тәҗрибәгез, тирән махсус белемнәрегез, дуслар, остазлар даирәсе бар. Ата-аналар һәм укытучылар сезгә күңел җылысын салдылар, шуның артында сезнең хезмәтегез, тырышлыгыгыз, сабырлыгыгыз, аякка нык басып гаиләгезгә, шәһәрегезгә, республикабызга, туган илегезгә файда китерү теләге тора. Укуга салган хезмәтегез, тырышлыгыгыз меңе белән үзегезгә әйләнеп кайтачак. Шәһәр мэры буларак, сез киләчәктә "Кайда туган, шунда кирәкле" дигән әйтемне искә төшерерсез һәм безнең Ватаныбыз – шәһәребез, Татарстаныбызга файда китерерсез дип өметләнәм".

Бүген «Казан (Идел буе) федераль университеты» Яр Чаллы институты (филиалы) – Татарстан Республикасының Кама аръягы төбәгендәге иң эре уку йорты. Биредә белем бирү программаларының киң спектры тәкъдим ителгән: инженер-техник һәм физика-математика профильләре, IT юнәлешләре, социаль-гуманитар, икътисадый һәм юридик профильләр. Югары уку йортында 7,5 меңнән артык студент югары белем ала, шуларның 1200е институтның инженерлык - икътисад көллияте студентлары. 

2023 елда институтка кабул итү өчен 1048 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Бу уку елында КФУ филиалы югары белем бирү программалары буенча укуны тәмамлый: 1486 студент (шуларның 241е кызыл диплом алучылар) чыгарыла. Урта һөнәри белем бирү программалары буенча 362 кеше (шуларның 58е кызыл диплом алучы). 

Чәршәмбе, 5 июль 2023, 16:13