Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Чаллы гаиләләре «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнделәр. Гаилә парларын хөрмәтләү Тантаналар сараенда узды. Тантанага шулай ук бүләкләнүчеләрнең балалары, оныклары, хезмәттәшләре чакырылган иде.

Кунакларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев сәламләде: "Мәхәббәт, гаилә, тугрылык шәһәребез өчен – ул үзенчәлекле тарих. Шәһәр һәм автомобиль гиганты төзелешенең нигезе булып яшь гаиләләр, шәһәр һәм автозавод төзелешендә яшьләр арасында кабынып киткән мәхәббәт тора. Сез төзегән нигездә шәһәр үсә. Сез ничек яшәргә, ничек Ватанны яратырга өйрәтәсез. Сез безнең өчен барлык тармакларда үрнәк. Шәһәр җитәкчелеге һәм республика Хөкүмәте исеменнән чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм һәм туганнарыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгызның хөрмәтен, яратуын тоеп яшәвегезне телим", – диде мэр.

Дәүләт Советы депутаты Әлфия Когогина да котлауларга кушылды. "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале Иванкиннар гаиләсенә Виктор Викторович һәм Марина Геннадьевнага тапшырылды. Икесе дә «Татпроф» АҖдә эшлиләр. Алар һөнәри осталык конкурсларында күп тапкыр җиңүчеләр. Гаиләләрендә өч искиткеч бала тәрбияләнә. Иванкиннар бөтен эшне бергә эшләргә күнеккәннәр: бергәләп ял итәләр, китаплар укыйлар, фильмнар карыйлар, яраткан чәчәкләрен утырталар, бергә җыелышалар һәм көннең ничек узганын сөйлиләр. 

"Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале Заһитовлар гаиләсенә Ленар Марс улы һәм Флюсә Касыйм кызына тапшырылды. Алар ирле-хатынлы төп чаллылылар. 36 елдан артык бергәләп "КАМАЗ" ААҖнең логистика үзәгендә хезмәт куялар, "КАМАЗның атказанган хезмәткәрләре", тәҗрибәле инженерлар булып, проектлар әзерлиләр һәм тормышка ашыралар. Алар ике ул үстергәннәр, өч оныклары да үз уңышлары белән сөендерәләр.

Шундый ук медаль белән Мортазиннар гаиләсе Илгизәр Әнәс улы һәм Флүрә Рафаил кызы да бүләкләнде. Илгизәр Әнәс улы-Татарстан Республикасының атказанган артисты, популяр татар композиторы, 50дән артык җыр иҗат иткән автор-башкаручы. Флюра Рафаил кызы шәфкать туташы, шәһәр халкының сәламәтлеге турында бала тудыру йортында һәм медсанчастьта эшләгәндә кайгырта.

"Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале Беккер гаиләсе Исаак Михайлович һәм Зөһрә Николаевнага тапшырылды. Исаак Михайлович-Татарстан Республикасының атказанган табибы, Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданы, 35 елдан артык республикада иң яхшыларыннан саналган психоневрология диспансерын җитәкли, «Яшь психиатр мәктәбе»н оештыра. Зөһрә Николаевна 40 елга якын психоневрология диспансерының балалар бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшли, үзенең башкаларга карата игътибарлы, әдәпле булуы, хөрмәт итүе белән авыручылар һәм хезмәттәшләре тарафыннан зур ихтирам яулый. 

"Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале Кудряшовлар гаиләсе Борис Петрович һәм Тамара Аркадьевнага тапшырыла. Быел Кудряшовлар бергә яшәүләренә 55 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Ирле-хатынлы хезмәт ветераннары, гомер буе туган шәһәрләре файдасына хезмәт иткәннәр. Борис Петрович "Камгэсэнергострой"да рәссам-бизәүче булып эшли, ул балигъ булмаган концлагерь тоткыны, кечкенә тоткыннар җәмгыяте рәисе булып тора, яшь буынны хәрби–патриотик тәрбияләүдә һәм өлкән буын кешеләрен шәһәрнең иҗтимагый тормышына җәлеп итүдә актив катнаша. Тамара Аркадьевна 35 ел шәфкать туташы булып эшли, бөтен күңел җылысын пациентларны дәвалауга сала. Ирле-хатынлы өч кыз тәрбияләп үстерәләр, аларның биш оныгы һәм 2 оныкчыгы бар.

Медаль шулай ук Гыйздуллиннар гаиләсенә Марат Равил улы һәм Илсөяр Әхтәм кызына тапшырылды. Марат Равил улы -Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, югары квалификацияле, грамоталы белгеч, мастердан баш инженерга кадәр хезмәт юлы үткән. Илсөяр Әхтәм кызы-балаларны татар теленә өйрәтү буенча тәрбияче, 28 ел Чаллы яшьләренең талантларын ача.

65 ел бергә яшәүне Макаровлар гаиләсе билгеләп үтә. Медаль Андрей Васильевич һәм Тамара Петровнага тапшырылды. Андрей Васильевич хәрби хезмәт ветераны, майор, полк штурманы, мактаулы бүләкләре бар. Тамара Петровна хезмәт ветераны, күп еллар КАМАЗның кунакханә һәм ятакларны эксплуатацияләү идарәсендә эшли. Тамара Петровна махсус хәрби операция башланганнан бирле Ватанны саклаучылар өчен җылы оекбашлар бәйли һәм маскировка челтәрләре үрә. 

Пәнҗешәмбе, 6 июль 2023, 12:35