Мы в социальных сетях

Раскольников урамында "Святой Великомученик Георгий Победоносец" приходы территориясендә православие гимназиясе төзелеше дәвам итә. Гимназия 140 укучыга исәпләнгән булачак. Хәзер монда төп корпус төзелә, анда белем бирү процессы оештырылачак. Бинаның мәйданы 2 500 кв метр тәшкил итә. 

Уку йортын оештыручы-Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясенең Казан епархиясе. Гимназия «тулы көн мәктәбе» режимында эшләячәк, өстәмә белем бирү системасы кысаларында укыту-тәрбия эшчәнлеге оештырылачак. Иртә белән объектка шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде, аны Православие гимназиясенең Попечительләр советы рәисе Илья Зуев, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Ганиев, төзүчеләр, меценатлар каршы алды.

Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, объектны төзү һәм файдалануга тапшыру процессын активлаштыру өчен арадаш этаплар билгеләргә кирәк: беренчесе – кыш башына кадәр түбә ябу эшләрен тәмамлау, көзге-кышкы вакытта бизәү, тәрәзә кую эшләрен башкару, икенче этап – 2024 елның 1 сентябренә объектны тапшыру өчен әзерлек. План буенча аскы катында гимназиягә керү урыны, төшке аш зонасы белән ашханә урнашачак. Беренче һәм икенче катларда кече һәм югары сыйныф укучылары өчен уку кабинетлары каралган. Иң өске катта мәктәп администрациясе һәм китапханә урнашачак. 

Православие гимназиясе шәһәр халкы һәм шәһәр предприятиеләре акчасына төзелә. Православие гимназиясе беренче блогының (бу уку блогы) якынча бәясе 150 млн сум тәшкил итәчәк, шул суммадан 46 млн сумына эшләр башкарылган инде. 

Шимбә, 8 июль 2023, 10:27