Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген КБМҮдә Чаллы хәрби хезмәткәренең гаиләсен тантаналы рәвештә каршылау узды. Яңа туган баланы өйгә озату тантанасында Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов та катнашты, ул Миңнебаевлар гаиләсен бу күңелле вакыйга уңаеннан котлады. Гаилә башлыгы, Радик, хәзер махсус хәрби операциядә гражданлык бурычын үти. Узган төндә ул хатыны Лилия һәм яңа туган улы Ранельне каршы алырга дип ялга кайткан. 

"Шәһәребездә матур традиция бар. Наил Гәмбәр улы Мәһдиев кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган ярдәм чараларының берсе – безнең яңа туган чаллылыларны, аларның әти-әниләрен бала тудыру йортында каршы алу, бүләкләр тапшыру һәм 100 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтү. Бу акчалар балага тормышының беренче көннәрендә кирәкле әйберләр сатып алу өчен бирелә", - диде Фәрид Салахов котлау сүзендә.

Миңнебаевлар гаиләсендә өлкән кызлары Риана үсеп килә. Ул өченче сыйныфта укый. "Әтиең янәшәдә булмаганда - син әниеңнең иң төп ярдәмчесе, терәге аңа ярдәм ит", - дип мөрәҗәгать итте Рианага Фәрид Салахов. Кыз беренче эш итеп, энесен уенчыкларны җыярга өйрәтәчәген әйтте.

Күңелле чара белән Чаллы гаиләсен котларга һәм бүләкләр тапшырырга хәрби хезмәткәрнең хезмәттәшләре – Яр Чаллы торба заводы генераль директоры Ринат Минхаеров һәм Яр Чаллы торба заводы генераль директоры урынбасары Сергей Мызников та килгән иде.

Җомга, 7 июль 2023, 15:08