Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллылылар республика халкын татарча язылган элмә һәм мәгълүмат такталарындагы хаталарны ачыклауга җәлеп итү конкурсына кушыла ала. 1 февральдән 1 сентябрьгә кадәр уза торган конкурста дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән барлык татарстанлылар катнаша алачак.

Катнашу өчен смартфонга «Халык контроле» ТР ГИС мобиль кушымтасын урнаштырырга, әлеге кушымтада (яки ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр сайтында «Халык контроле» ТР ГИС бүлегендә) авторизацияләнергә, «Исемнәрдә һәм язмалардагы хаталар» категориясен сайларга кирәк. Шуннан соң хаталар ясалган тулы элмә тактаның фото материаллары белән хәбәр җибәрү зарур. Элмә тактадан тыш, бу шулай ук мәгълүмати табличка, топографик билгеләмә, юл күрсәткече яки республика территориясендәге торак йортларның аншлагы булырга мөмкин. Фотода табличканың нинди оешмага караганлыгы күрсәтелергә тиеш. Шулай ук аның кайсы адрес буенча урнаштырылганын күрсәтергә кирәк.

Кушымта һәм дәүләт хезмәтләре порталыннан тыш, хата турында язма рәвештә, хатка фотоматериаллар кушып хәбәр итәргә мөмкин. Мөрәҗәгатьне Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе электрон почтасына iyali.anrt@mail.ru яки 420111, Казан, Карл Маркс урамы, 12 йорт адресына юлларга кирәк.

Конкурс нәтиҗәләре буенча оештыручылар «Халык контроле»ндә урнаштырылган белдерүләрдә иң күп фотоматериал җибәргән 10 җиңүчене билгеләячәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы агымдагы елның дүртенче кварталында узачак, дип хәбәр ителә.

Җомга, 7 июль 2023, 16:07