Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Аппарат киңәшмәсе барышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәзерге вакытта балалар белән куркынычсызлык техникасы буенча аңлату эшләре алып барырга кирәклеген билгеләп үтте. Бу, шул исәптән, судагы тәртипкә дә кагыла. "Сәламәтләндерү лагерьларында суда үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлату зарур. Бу - балалар күпләп җыелган урын, шул форсатны кулдан ычкындырмый, аңлату эшләре үткәрергә, өлкәннәрне иң борчыган нәрсә: балаларның тормышын саклап калу турында сөйләргә кирәк", - дип билгеләп үтте шәһәр мэры.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Илгизәр Бариев билгеләп үткәнчә, лагерьларда эш прокуратура белән килешенгән план буенча алып барыла.

Дүшәмбе, 10 июль 2023, 09:38