Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2023 елда шәһәр бюджеты хисабына табигатьне саклау чараларын үтәүне тәэмин итүгә планлы акча күләме 37 млн сумга якын тәшкил итә. Бу хакта аппарат киңәшмәсе барышында Чаллы шәһәрендә экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссия рәисе урынбасары Айрат Насыйбуллин хәбәр итте.

Әлеге акчалар шәһәр территориясен яшелләндерүгә һәм төзекләндерүгә, рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыннарын бетерүгә, 2 нче Буа-регулятор чыгаруга һәм "Междуречье" торак комплексы районында ике локаль чистарту корылмасын проектлауга юнәлдереләчәк.

Шулай ук акчалар «Прибрежный» паркында урнашкан күл төбен чистартуга юнәлтелгән. Финанслау лимиты 10 млн сум.

 "Бу күл чистартылырга, төзекләндерелергә тиеш, күзне сөендерү өчен генә түгел, табигатьне саклау өчен дә ", – дип ассызыклады шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 

Эшләр башкарылган урында яшеллекләрне чабу чаралары төгәлләнде. Хәзерге вакытта җаваплы оешма күлне чистарту буенча эш башлау өчен җиһазлар һәм мәйданчыклар әзерли. Чаллы шәһәре территориясендә табигатьне саклау чараларына өстәп, «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында "Мелекеска" елгасы төбен чистарту буенча проект гамәлгә ашырылды.

Түбән Кама сусаклагычының 1,5 км озынлыктагы беренче участогы 2022 елда вакытыннан алда чистартылган. Икенче участокны чистартуга әзерлек бара. Ул елга үзәнендә, Түбән Кама сусаклагычы терәкләреннән югарырак, озынлыгы 3 350 м. «Экология» илкүләм проекты составына кертү өчен проект документациясе Россия Федерациясе Су ресурслары федераль агентлыгына карауга җибәрелгән.

Дүшәмбе, 10 июль 2023, 08:56