Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәзерге вакытта бер эшсез гражданга 9 вакансия туры килә. 2022 елда бер эшсезгә 5 вакансия туры килә иде. Буш эш урыннары үсеше динамикасы шәһәр предприятиеләренең кадрларга ихтыяҗы зур булуын күрсәтә, - дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсе барышында «Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе директоры Татьяна Быданова.

Кадрлар белән комплектланмау эшкәртү производстволары 49%; күпләп һәм ваклап сату, автотранспорт чаралары һәм мотоцикллар ремонтлау 12%; төзелеш 7%, транспортлау һәм саклау 5%; сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр өлкәсендәге эшчәнлек 4% кебек тармакларда барлыкка килә. Мәшгульлек үзәгенең мәгълүмат базасында элеккечә эшче һөнәрләр һәм квалификациясез хезмәт өчен вакансияләр өстенлек итә - 81%.

Квалификацияле эшчеләргә иң зур ихтыяҗны машина йөртүчеләр, механика җыю эшләре слесарьлары, автомат һәм ярымавтомат линияләр операторлары, слесарь-ремонтчылар, программа белән идарә ителүче станокларны һәм манипуляторларны көйләүчеләр, программа белән идарә ителүче станок операторлары, электромонтерлар, контролерлар тудыра. Белгечләр һәм хезмәткәрләр арасында төрле белгечлекләр буенча инженерларга, белгечләргә, табибларга, шәфкать туташларына, осталарга, тәрбиячеләргә һәм башка белгечләргә ихтыяҗ кала. Музей каравылчысы, экскурсовод, зоотехник, "водолаз" кебек сирәк очрый торган, кызыклы вакансияләр дә бар.

2023 ел башыннан Мәшгульлек үзәгенә төрле мәсьәләләр буенча 14,2 мең кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 4,0 меңе эш эзләү максатыннан - 3,3 мең кеше эшкә урнаштырылган. Ярдәмгә мохтаҗ һәм кайбер шартларга җавап бирүче предприятиеләр өчен хезмәт базарында киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән вакытлыча һәм иҗтимагый эшләр рәвешендә өстәмә чаралар оештырылган. Килешүләр шәһәрнең 21 предприятиесе белән төзелгән. Бүгенге көндә өстәмә ярдәм чаралары күрсәтүгә 48 млн 652 мең сум акча тотылган.

Шулай ук эшкә алуны субсидияләү программасы үз эшен дәвам итә. Бу - гражданнарның аерым категорияләрен эшкә урнаштыручы предприятиеләргә һәр эшкә урнаштырылган гражданга эш бирүчеләргә 63,4 мең сумга кадәр субсидия бирү рәвешендә дәүләт ярдәме. Бүгенге көндә программа 85%ка үтәлгән, 107 кеше эшкә урнаштырылган, шуларның 96%ы «30 яшькә кадәрге яшьләр» категориясенә карый. 

Дүшәмбе, 10 июль 2023, 09:35