Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"КАМАЗ" мәдәният сараенда «Осталар шәһәре-2023» Бөтенроссия халык һөнәрләре, һөнәрчелек һәм декоратив-сәнгать фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү башланды.Программада кулланма сәнгать осталарыннан ярминкә-сату һәм мастер-класслар, шәһәрнең иҗади башкаручылары һәм коллективлары катнашында мәдәни-күңел ачу программасы каралган. Фестивальдә Россия Федерациясе шәһәрләреннән кулдан эшләнгән авторлык эшләнмәләре ясаучы халык- һөнәрләре һәм декоратив-кулланма сәнгать осталары катнаша алачак. Кунаклар төрле һөнәр вәкилләренең иҗаты белән таныша алачак.

Фестиваль ел саен Россия мәдәнияте үсеше нигезләре буларак халык кәсепләрен, һөнәрләрен һәм декоратив-кулланма сәнгатен үстерүгә ярдәм итү максатыннан үткәрелә.

Белешмәләр өчен телефон: 54-77-39. 

Дүшәмбе, 10 июль 2023, 12:36