Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген 45/07 йорты һәм "45 комплекс" ТИҮ активы Үзәк районы администрациясе ярдәме белән «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында үз ишегалларын төзекләндерүче «ПАД» һәм «Камавтодор» МУП подряд оешмалары хезмәткәрләре өчен бәйрәм төшке ашы оештырды.

45/07 ишегалды территориясендә төзекләндерү вакытында 10 "самосвал", 6 экскаватор-йөкләгеч эшләгән. 7 900 м2 асфальт япма, 7 000 метрдан артык бордюр ташлары һәм "поребрик"лар салынган. Биредә яңа җәяүлеләр юллары, уңайлы эскәмияләр, урналар барлыкка килде. Тиздән яңа балалар мәйданчыгы урнаштырылачак. Район халкы да ишегалдын матурлауда ярдәм иткән. ТИҮ рәисе Людмила Багрецова спорт мәйданчыклары урнаштыруга грант отты.

 Бәйрәм сыйлар, тере музыка һәм иҗат коллективлары чыгышлары астында 45 комплекста ишегалдын төзекләндерү эшләренең тәмамлануын билгеләп үттеләр.

2023 елда Үзәк районы территориясендә «Безнең ишегалды» республика программасы 31, 43, 45 һәм 58 микрорайонда гамәлгә ашырыла - барлыгы 21 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов подряд оешмалары хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды. 

Үз чиратында эшчеләр дә чараны оештыручыларга игелекле сүзләре һәм сыйлары өчен рәхмәт белдерделәр.

Дүшәмбе, 10 июль 2023, 18:10