Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең күп фатирлы йортларында иске аналоглар урынына "акыллы домофон"нар урнаштыру дәвам итә. Цифрлы домофоннар тышкы ишекне кесә телефоны яки аналог трубка белән ачарга, кунакны яки ишегалдында йөрүче балаларны күрергә, автотранспортны күзәтергә мөмкинлек бирә. Домофоннар югары резолюцияле видеокамералар белән җиһазландырылган.

Алдагы планда - ашыгыч хезмәтләрне чакыру мөмкинлеген көйләү, идарәче компания белән элемтәне гамәлгә ашыру. Акыллы домофон урнаштыру халык өчен өстәмә чыгымнар китерми. 

"Чаллы шәһәре "Таттелеком" компаниясе белән берлектә зур амбициоз проектны тормышка ашыра. Без ике ел эчендә шәһәрдәге барлык домофон панельләрен алыштырырга, аларны заманча итәргә ниятләдек. Июль аенда инде 5 103 панель алыштырылган һәм 15 декабрьгә без бу проектны тәмамларга планлаштырабыз", - дип уртаклашты Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.

Чаллы Татарстанда акыллы домофоннар куела башлаган беренче шәһәр булды. Башкарма комитетның инвестор белән килешүе нәтиҗәсендә шәһәрнең барлык күп фатирлы йортларында акыллы домофоннар кертелә башлады. Агымдагы ел ахырына кадәр 7 000 панель урнаштырылачак. Бу якынча 1 000 күпфатирлы йорт дигән сүз. Цифрлы домофониянең уңайлылыгын халык бәяләгән инде. Хәзерге вакытта домофоннар 814 йортта урнаштырылган, аларга 152 меңнән артык фатир тоташтырылган.

Пәнҗешәмбе, 13 июль 2023, 14:38