Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр студентлар советы "Коррупциягә - юк дип әйт!" белем бирү квесты үткәрде. Анда «Саулык» сәламәтләндерү комплексының «Крылатый» лагеренда ял итүче балалар катнашты. Квест коррупциягә каршы тематика белән бәйле 10 станциядән торды. 

Балаларга берничә катлаулы сынау һәм кызыклы станцияләр үтәргә, үзләренең намуслылыгын, коррупция турында белемнәрен һәм аңа каршы көрәш ысулларын күрсәтергә туры килде. Чара ахырында катнашучы сертификатлары һәм дипломнар тапшырылды. Шулай ук җиңүчеләрне оешмадан истәлекле бүләкләр көтте.

"Коррупциягә - юк дип әйт!" квесты ул - уен формасында балаларга җәмгыятьтәге коррупциянең кешеләр өчен дә, икътисад өчен дә никадәр җимергеч көчкә ия булуын төшендерү. 

Сишәмбе, 11 июль 2023, 17:22