Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Шәһәр мэры Наил Мәһдиев БДИдан максималь балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларын котлады. Чыгарылыш укучыларын һәм аларның укытучыларын бүләкләү тантанасы 59 нчы «Адымнар» гимназиясендә узды. 

Чаллы ел саен бердәм дәүләт имтиханының тотрыклы югары нәтиҗәләрен күрсәтә. Әйтик, быел 11 фән буенча уртача баллар республика күрсәткечләреннән югарырак. Быел 26 Чаллы укучысы 100 баллга бердәм дәүләт имтиханын тапшыра алды. Шуларның берсе – 76 нчы гимназияне тәмамлаган Никита Силин, ул берьюлы ике имтиханны - рус әдәбияты һәм инглиз телен максималь баллга тапшыра алган. Аның тырышлыгы белән иң югары нәтиҗәләрнең гомуми саны 27не тәшкил итә. Егетләр дә, кызлар да БДИда үз бурычларын бик яхшы үтәделәр. 9 укытучы икенче ел рәттән йөз балл җыючы укучылар әзерләгән. 

Әлеге укучылар үз хезмәтләре өчен 10 000 сум күләмендә лаеклы бүләк алдылар. Бу шәһәр өчен традицион практика. 100 балл җыючы укучыларны әзерләгән һәр педагог бер бала өчен ике хезмәт хакы күләмендә премия ала.

Чәршәмбе, 12 июль 2023, 13:04