Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Федераль канал журналистлары Чаллыга килделәр, КАМАЗда булдылар. Канал тамашачыларына елына 70 меңнән артык автомобиль җитештерүче автогигантның җитештерү куәтләрен тәкъдим иттеләр, эксперименталь проект - атаклы пилотсыз аппаратларны күрсәттеләр. Сүз уңаеннан, 2025 елда алар яңа этапка күчәчәк – инженер, машинаның эшен күзәтеп кенә торачак.

Студия кунагы – РФ Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогина - автогигантның хәзер барлык кирәкле продукция линиясен чыгаруын ассызыклады һәм Татарстан Республикасының җитештерүләрне, компетенцияләрне үстерү өлешендә үсеше турында җентекләп сөйләде.

"Команда эше ярдәмендә нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин, - дип билгеләп үтте ул, кешеләр тормышында республика сәясәте турында сөйләгәндә. - Республика масштаблы социаль программаларны тормышка ашыра, алар кешеләрнең тормышын яхшырта. Зур күләмле чаралар көчле диверсификацияләнгән икътисад ярдәмендә барлыкка килә. Республикада тулаем төбәк продукты һәм сәнәгать җитештерүе үсү - бу өстәмә эш урыннары, хезмәт хаклары тудыра".

Ул ассызыклаганча, Татарстанда «Алабуга» махсус икътисадый зонасы, «Яр Чаллы» икътисадый үсеш территориясе, эре предприятиеләр үсеш ала.

"Моношәһәрләр алгарышлы үсеш территориясе ярдәмендә икътисадның алдан үсешен тәэмин итәргә тиеш. Муниципаль региональ, федераль хакимиятләр аларны үстерүдә кызыксыну белдерә. Соңгы ике елда безнең биш ТОСЭР резидентлары алган ташламалардан ике тапкыр күбрәк салым түләделәр. Бу акыллы инвестицияләр", диде ул.

РФ Дәүләт думасы депутаты" Мастер" КИП эшчәнлегенә җентекләп тукталды, ул бизнес өчен яңа мөмкинлекләр оештырды - конкурентлыкка сәләтле продукция чыгару.

"Производство янында һәрвакыт кадрлар әзерләү институтлары булырга тиеш", - дип билгеләп үтте ул. - КФУда 50 меңнән артык студент укый, шул исәптән чит ил студентлары да. Бездә кадрлар әзерләүнең иң көчле системасы эшләп килә. Көчле урта һөнәри белем бирү системасы бар. ТР 4 алдынгы инженерлык мәктәбе булдыруга кереште. Әйтик, Чаллыда КАМАЗ белән берлектә алдынгы инженерлык мәктәбе булдырылачак - иртәгәсе көн өчен кадрлар әзерләячәк".

Программаны тулысынча биредә карарга була

Чәршәмбе, 12 июль 2023, 15:01