Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Җәмигъ мәчетенең баш архитекторы Әнвәр Саттаров, шәһәрнең мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт, меценатлар белән берлектә мәчет төзелеше барышы белән танышты. 

Бүгенге көндә Җәмигъ мәчетендә ике кечкенә манараның каркаслары төзелгән. 60,3 кв метр бетон җәелгән, эчке металл баскычлар монтажланган, төп корпусның тышкы тышлыгы буенча эшләр башланган. Төзелеш өчен Магнитогорскидан 2100 кв метр ак мәрмәр һәм иң аскы катны тышлау өчен 160 кв метр гранит плитәләр китерелә.

Үзәк гөмбәзне тышлау, "тельфер" өчен махсус мәйданчык монтажлау, үзәк люстраны урнаштыру өчен, дүрт ярым ай урнаштырылган. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев меценатларга, төзүчеләргә хезмәтләре һәм Чаллыда барлык мөселманнар өчен кыйммәтле бина төзүдә катнашуларына рәхмәт белдерде.

Чәршәмбе, 12 июль 2023, 16:57