Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Тантаналар сараенда 14 яше тулган чаллылыларга паспортлар тапшыру тантанасы булды. Россия Федерациясе гражданының төп документын шәһәр мэры Наил Мәһдиев тапшырды.

"Без сезгә, хөрмәтле егетләребезгә һәм кызларыбызга, Россия Федерациясенең, күпмилләтле Татарстан Республикасының һәм данлы автокалабызның, легендар КАМАЗлар Ватанының лаеклы гражданнары булырсыз дип өметләр баглыйбыз. Без сезнең бәхетле йолдызга ышанабыз, сез яхшы һәм тырышып укырсыз дип өметләнәбез. Билгеле бер вакыттан соң, мин ышанам, сез бу залда тагын булырсыз. Язылышу өчен генә түгел, ә Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины исемен яки югары дәүләт бүләген алу өчен дә", – дип мөрәҗәгать итте Наил Мәһдиев.

Бүген паспортны 28 яшь граждан алды. Шулай ук аларга Россия Федерациясе Конституциясе, төп документка тышлыклар, ә кызларга чәчәкләр тапшырылды.

Бүләкләү тантанасыннан соң кунаклар алдында шәһәрнең солистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. Паспортлар тапшыру тантанасы Чаллы шәһәре тарихына кереп калачак фото белән тәмамланды. 

Фотоотчетны "Чаллы шәһәре администрациясе"нең ВКонтакте төркемендә күрергә мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 13 июль 2023, 13:57