Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Төп дәүләт имтиханына йомгак ясалды. Бу турыда матбугат конференциясе барышында мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сөйләде. Быел ТДИнын тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 5 514 укучы тапшырган. Бу максатлар өчен Чаллыда 17 имтихан тапшыру пункты эшләде. 

Берничә ел эчендә иң популярляр фәннәр исемлегенә география, җәмгыять белеме һәм информатика керде. Быел информатика абсолют лидер булды, бу фәнне 3 573 яшь чаллылы сайлады. Шулай ук татар теленнән имтихан тапшыручылар саны да арта. Быел андыйлар 129 иде, узган ел – 55 кеше.

Имтихан нәтиҗәләрен анализлау биология, информатика, рус теле буенча күрсәткечләрнең республика нәтиҗәләреннән югарырак булуын күрсәткән. Калган фәннәр буенча имтихан нәтиҗәләре республика дәрәҗәсендә. Имтихан нәтиҗәләре буенча 316 чыгарылыш укучысы кызыл аттестатка ия булды. 

Чыгарылыш укучыларының 60%ы көллиятләргә керергә планлаштыра, калганнары мәктәптә укуларын дәвам итәргә һәм 10 сыйныфка барырга тели. Абитуриентларны кабул итү 20 июньдә шәһәрнең 17 урта махсус уку йортында башланды. 17 урта һөнәри белем бирү учреждениесенең 10сында бюджет урыннары бар, барлыгы 2 206 бюджет урыны каралган. Алар өчен 3 мең Чаллы укучысы көрәшәчәк, аттестатның уртача баллы барысын да хәл итәчәк. Югары конкурс сайлап алу КФУның Инженер-икътисад көллиятендә, Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының индустриаль-педагогик көллиятендә һәм Яр Чаллы медицина көллиятендә бара.

Вакантлы бюджет урыннары хәзер эретеп ябыштыру производствосы, эретеп ябыштыручы, монтажчы, ОТК контролеры, токарь-фрезировщик һ.б. белгечлекләр буенча каралган. Шулай ук бюджет урыннары Яр Чаллы политехник көллиятендә, Техник көллияттә, Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллиятендә бар. 

Пәнҗешәмбе, 13 июль 2023, 15:12