Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы буенча Россия социаль фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин һәм «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. 

Документ фондлар арасында мәгълүмат алмашуны һәм махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итү турында законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү өчен эшче төркемнәр булдыруны күздә тота. Моннан тыш, фондлар дәүләт түләүләре һәм ташламалар турында уртак аңлату эше алып барачак.

"Безнең уртак эшебез — махсус хәрби операция зонасыннан өйләренә кайтучы егетләребезгә ярдәм итү, аларга һәм аларның гаиләләренә шәхси ярдәм күрсәтү  һәм килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә һәрьяклап булышу. Хәзер бу безнең өчен өстенлекле бурычларның берсе булып тора", - дип ассызыклады Эдуард Вафин.

"Ватанны саклаучылар" дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина фондның оешканнан бирле ветераннар белән актив эшләве турында сөйләде.

"Татарстан Социаль фонды белән хезмәттәшлек бу процессны тизләтергә мөмкинлек бирәчәк, шуңа күрә ветераннар оператив рәвештә түләүләр һәм барлык тиешле ярдәм чараларын, шул исәптән «Ватанны саклаучылар» фонды җаваплылыгында булганнарын да ала алачак", - диде Гүзәл Удачина.

Пәнҗешәмбе, 13 июль 2023, 16:37