Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«КАМАЗ» футбол клубы президенты Наил Мәһдиев сезон башланыр алдыннан команда белән очрашты. Мондый очрашулар клуб өчен яхшы традициягә әверелде, анда узган сезонга нәтиҗәләр ясала һәм киләсе сезонга планнар яңгырый.

"Клуб президенты буларак, безнең футбол командасы алдында җитәкчелек куйган бурычлар тулысынча үтәлде дип әйтә алам. Узган сезонны яхшы бәялим", - диде шәһәр башлыгы.

Сезон нәтиҗәләре буенча "КАМАЗ" ФК 18 команда-катнашучы арасыннан 11 урынны алды. Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, бу клуб өчен яхшы нәтиҗә һәм «КАМАЗ» бюджеты ун тапкыр күбрәк булган клублар белән ярыша һәм җиңә ала. Клубны финанслау узган дәрәҗәдә кала: сезонга 200 млн сум тирәсендә. Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча клубның төп спонсоры - «Ак Барс Банк». Шулай ук спонсорларны җәлеп итү һәм футбол клубы бюджетын арттыру буенча эш алып барыла.

"Җитәкчеләре спорт, футбол үсешенә битараф булмаган, Чаллы шәһәренең бүгенгесе һәм киләчәге шул икәнен аңлаган эре, урта, кече предприятиеләр бар. Шәһәр машиналар җыю һәм торак йортлар төзү өчен генә түгел. Тормыш күптөрле һәм яктырак: футбол кирәк, театр, хоккей кирәк, спортның башка төрләре кирәк", – дип ассызыклады Наил Мәһдиев.

Хәзер «КАМАЗ» ФКның матди-техник базасын яхшырту буенча эш алып барыла. Планнарда стадионны реконструкцияләү. Урыннар санын 10 меңгә кадәр арттыру, аны уңайлырак итү планлаштырыла. Проект-смета документациясе эшләнә.

"Яхшы, матур уен кирәк! Тамашачы килсен, җан атсын, дулкынлансын, йөрәге ашкынып типсен. Ул чакта бездә яңартылган стадион кирәк дип әйтергә аргументыбыз булачак", - дип ассызыклады футбол клубы президенты.

Яхшырту процессы даими алып барыла, мәсәлән, таблоны алыштыру буенча эш бара. Моңа кадәр ул лампалы булган һәм клубка сигез ел хезмәт иткән. Хәзер исә табло электрон булачак. Беренче өй матчында ук җанатарлар футболчыларны гына түгел, үзләрен дә күрә алачак. Хәзерге вакытта аның монтажы бара.

Җомга, 14 июль 2023, 11:33