Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Картиналар галереясының кече залында «Палестина - Россия һәм чит ил рәссамнары күзлегеннән» проекты кысаларында уза торган 67 нче Халыкара «Палестина - тарих һәм төс» күргәзмәсе тантаналы рәвештә ачылды.

Күргәзмәне «Император православие Палестина җәмгыяте» Халыкара иҗтимагый оешмасының Чувашия төбәк бүлеге, «Чувашия һәм Палестина халыклары арасында дуслык һәм хезмәттәшлек җәмгыяте» Чувашия Республикасы Төбәк иҗтимагый оешмасы, Россия Азия Һәм Африка халыклары белән теләктәшлек һәм хезмәттәшлек комитеты (Чувашия Республикасында Вәкиллек) оештыра. Бу вакыйга Россиядә педагог һәм остаз елына, шулай ук Император православие Палестина җәмгыятенә нигез салу көненә багышлана.

Күргәзмәләр сериясен үткәрү инициаторы - Әл-Балауи Бассам Фатхи, «Император православие Палестина җәмгыяте» Россия иҗтимагый оешмасының Чуваш төбәк бүлеге рәисе, хокук фәннәре докторы, «Европа-Азия»Халыкара Академиясе академигы.

Күргәзмә җылы дустанә атмосферасында ачылды. «Император православие Палестина җәмгыяте» Халыкара иҗтимагый оешмасының Яр Чаллы бүлекчәсе рәисе протоирей Олег Богданов, Рус җәмгыятенең Яр Чаллы бүлекчәсе рәисе Анатолий Рябов, Тукай районы имам мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбанов, күргәзмә кураторы, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, "Император православие Палестина җәмгыяте" Халыкара иҗтимагый оешмасы әгъзасе Ләйсән Галимова күргәзмәдән туган тәэсирләре белән уртаклаштылар. 
Җомга, 14 июль 2023, 12:47