Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

13 июльдә шәһәр мэры Наил Мәһдиев инициативасы белән ишегалды командалары арасында Үзәк районы администрациясе башлыгы Кубогына «Спорт территориясе» фестивале кысаларында баскетбол буенча турнир узды.

Турнир 53 нче мәктәпнең спорт мәйданчыгында үтте. Уеннар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: алтын медаль белән 53 мәктәп командасы бүләкләнде, көмеш - 30 мәктәпкә, бронза 58 мәктәпкә бирелде. Ярышларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов катнашты. 

"Ишегалды баскетболы буенча узган турнир безнең «Спорт территориясе» зур проектының бер өлеше булып тора. Ул балалар һәм яшүсмерләр өчен файдалы ял оештыруга, аларны даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән" ,- дип аңлатты Үзәк районы башлыгы Эдуард Фәттахов.

Балаларга дипломнар, медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Призерларны дәрәҗәле титул гына түгел, татлы бүләк тә көтте. 1 нче урынны алган командага туңдырма тартмасы тапшырылды. Ярышларда Үзәк районның 30,53,58,60,76нчы мәктәпләре катнашты.

Җомга, 14 июль 2023, 13:07