Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда өч филиал эшли: үзәк, Яр Чаллы һәм Тукай районы буенча. Эш нәтиҗәләре буенча ярты ел эчендә дәүләт, төбәк һәм муниципаль хезмәтләргә 216 меңнән артык мөрәҗәгать килгән, үсеш күзәтелә. Бүген аппарат киңәшмәсе барышында «Күпфункцияле үзәк» үзәк филиалының Чаллы шәһәре буенча бүлеге башлыгы Евгения Варго КФҮнең быелгы алты ае эш нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Иң күп мөрәҗәгатьләр түбәндәге юнәлешләр буенча килгән: шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе – 309 мөрәҗәгать; архив бүлеге – 729 мөрәҗәгать; җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе – 2819 мөрәҗәгать; мәгариф идарәсе – 800 мөрәҗәгать; архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәләре – 498 мөрәҗәгать. Күрсәтелгән хезмәтләрнең гомуми саны 285. Соңгы вакытта җанатар картасы хезмәте популяр була. Бу 2022/2023 елгы Россия премьер-лигасы (футбол буенча Россия чемпионаты) сезонында гамәлдә булган футбол матчларына йөрү өчен яңа цифрлы сервис. Билетлар һәм абонементлар сатып алганда, шулай ук стадионга аккредитация буенча керү хокукын рәсмиләштергәндә карта номеры кирәк булачак. Картаны рәсмиләштерү дәүләт хезмәтләрендә хисап язмасы булганда гына тормышка ашырыла. Гариза бирү өчен форманы дәүләт хезмәтләре порталында тутырырга кирәк («Җанатар картасы» хезмәте). Моның өчен паспорт мәгълүматлары, портрет фотосы, телефон номеры, электрон почта адресы кирәк. Гариза бирелгәннән соң, шәхесне раслау өчен КФҮ бүлегенә мөрәҗәгать итү зарур. Стадионга керү өчен QR-кодны күрсәтергә кирәк, ул билет яки абонемент сатып алганнан соң һәм хуҗаны дәүләт хезмәтләрендә шәхси кабинетта билгеләгәннән соң автомат рәвештә формалаша. Шулай ук 15 марттан муниципаль хезмәтләр экстерриториаль принцип буенча гамәлгә ашырыла. Әйтик, Татарстан Республикасының башка шәһәрендәге КФҮгә мөрәҗәгать итеп, Чаллыда урнашкан объектны төзүгә рөхсәт алу өчен гариза тапшырырга мөмкин.

Хәзерге вакытта Татарстан КФҮдә биометрик чит ил паспортын рәсмиләштерү өчен документлар кабул ителми. Дәүләт хезмәтләренең шәхси кабинеты аша гариза бирергә киңәш итәбез. Иске үрнәктәге паспортларны рәсмиләштерү өчен гаризалар гадәти режимда кабул ителә. 6 ай эчендә Россия Федерациясеннән читтә шәхесне раслаучы Россия Федерациясе гражданы паспортын рәсмиләштерү һәм бирү өчен 4000нән артык гариза кабул ителгән. Алдан язылу 8(843)222-06-20 кайнар линия телефоны буенча мөмкин. 
Дүшәмбе, 17 июль 2023, 09:08